Габдулла Тукай

Бибинурлар Азнакайда кунакта

Азнакайлыларга Бибинурларның икесе белән дә күзгә-күз очрашып аралашу мөмкинлеге туды. Азнакайда республика күләмендә узачак татар киносы атналыгы старт алды.


“Бибидән Бибинурга” әверелгән яраткан актрисабыз Фирдәвес Әхтәмова халыкара мөселман киносы фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз роле” мәртәбәле приз хуҗасы буларак дөнья күләм танылу алды. Ә инде фестивальнең “Иң яхшы уен фильмы” исемен яулаган “Бибинур” фильмының төп ролендәге (Бибинурның яшь чагы) янә бер актриса – Резеда Һадиуллина әле сәнгать өлкәсендә беренче адымнарын гына ясаучы яшь артист. Аның нәсел тамыры Азнакайдан. Ул район тарихында якты эзен калдырган мәгариф һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Хәләф Хәмзинның оныгы. Шушы көннәрдә генә азнакайлылар Бибинурларның икесе белән дә якыннан очрашып аралаштылар.
read more: Бибинурлар Азнакайда кунакта

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...