Габдулла Тукай

Казанда «TAT-ARS-TAN 2011» конкурсы башлана

4 февральдә Казанда «TAT-ARS-TAN 2011» халык уен коралларында уйнаучылар арасында Төбәкара Ачык конкурс башлана. Конкурсатларны 4-5 февральдә И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжының актлар залында тыңлаячаклар. 

Конкурста халык уен коралларында башкаручы-музыкантлар (домбра, балалайка, гитара, баян һ.б) катнаша ала. Аларның яше 18 гә кадәр булу шарт. Хәзерге вакытта конкурска катнашырга 104 гариза тапшырылган. Музыкантлар арасында Алтай крае, Түбән Новгород, Саратов, Маркс, Дзержинск һәм Татарстан вәкилләре бар. Конкурс берничә номинациядә узачак: башлап уйнаучылар(солистлар), ансамбльләр, “Укытучы-укучы” категориясе. Лауреатларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тулысынча укырга: Казанда «TAT-ARS-TAN 2011» конкурсы башлана

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...