Россия миллионерының сәфәре партия эшенә бәйле.Дәүләт Думасына 4 декабрьдәге сайлауга кадәр Михаил Прохоров 40 төбәкне йөреп чыгарга ниятли. Үз алдына ул халыкны борчый торган 15-20ләп мәсьәлә куйган. БДИ, юлларны төзекләндерү, җир бүлеп бирү — әнә шуларның берничә генә. Әле 25 июньдә генә «Правое дело»партиясе лидеры итеп сайланган кеше, шулай итеп, бүген үк сәяси эшкә кереп чумды. Федераль матбугат язганча,Михаил Прохоров алтын таба торган компаниясендәге җитәкче урынын да башка кешегә йөкләгән.