Россия Хөкүмәте 2012 елда бәйрәм-ял көннәрен раслады. Илнең Сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгы халыкка Хөкүмәтнең «2012 елда ял көннәрен күчерү турындагы» проектын тәкъдим итте. Аның нигезендә киләсе елның 28 апрельдә(шимбә) эшләп, 30ы ял итәчәкбез. 9 июнь ялы да шулай ук 11 июньгә күчерелә — Россия көнен өч көн бәйрәм итәчәкбез.
Иң куандырганы — 2012 елда 31 нче декабрьдә барыбызны да ял көтә, ләкин 29ы гадәттәгечә эшләргә туры киләчәк. Башка бәйрәм көннәренә үзгәрешләр кертелмәгән. 2012 елда ничек ял итәбез?