Шулай дисә дә, махсус безнең газет өчен тел төбендә ни ятканын бераз чиште кебек. Дин әһелләренең икенче форумында катнашучы “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмира апа Әдиатуллина белән форумның беренче көнендә сөйләштек. - Әлмира апа, форум икенче тапкыр уздырыла, юкка түгел, дип аңларга җирлек бармы? Әлмира Әдиатуллина: Бөтен проектларны әйтеп бетермим әле...