15 июньдә Казанда Алисә Галләмова кубогына яшь шахматчылар турниры башланып китте. 15 нче, юбилей турниры Бутлеров урамында урнашкан Р.Нәҗметдинов исемендәге Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр шахмат мәктәбендә уза. Уен башланыр алдыннан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов спортчыларны сәламләп, танылган шахматчы Алисә Галләмовага рәхмәтен җиткерде. Татарстанда шахмат спортын яңарталар: Казанда Алисә Галләмова кубогына турнир башланды