Мәет тиешенчә җирләнмәсә, урын таба алмый йөри диләр. Безнең районыбызда шундыйрак хәл булган иде. Инде ун еллар элек авылда эчкече гаилә яшәде. Аларны гаилә дип тә атап булмый. Кайдадыр бер-берсен очратып, ирле-хатынлы ташландык бер йортта көн күрә иде болар. Ире безнең авылдан. Уралышып, шешә сатып, эчеп яшәде. Берзаман хатыны юкка чыкты моның. Киткән дип сөйләделәр аны. Берара сөйләштеләр дә оныттылар. Каргыш төшкән авыл