Г. Тукайның әдәби музеенда 9 июньдә 14.00 сәгатьтә музейның 25-еллыгына багышланган «Музей елъязмасы битләреннән» дип аталган кичә узачак.
Казанда Тукай иҗатының чәчәк аткан еллары – алты ел ярым гомере уза. Габдулла Тукайның әдәби музее КПСС Өлкә комитетының 1984 елның 30 май карары нигезендә ачыла. Музей төзү бина сайлаудан башлана. Озак эзләү һәм уйланулардан соң музей урыны итеп Иске татар бистәсенең үзәгендә урнашкан Шамил йорты кулай дип табыла. Шагыйрь үзе биредә яшәмәсә дә, бу йорт тирәсеннән үтеп йөри: каршы якның 63 нче номерлы йортында «Әльислах» газетасында хезмәт итә; музей бинасыннан ерак түгел «Болгар» кунакханәсенең 40-нчы бүлмәсендә яши ә музей янындагы элекке Юнысов мәйданыннан татар халкы шагыйрьне соңгы юлга озата. Музей елъязмасы битләреннән