Габдулла Тукай

Җәен балагыз кайда ял итә?

Ни генә димәгез, җәй айларыял вакыты инде ул. Чөнки һәммәбезнең дә бу чорда, ким дигәндә, ике атналык ялы бар. Шушы вакытны кем һәм ничек үткәрә соң? Берәүләр чит илләрдә ял итәргә ашыкса, икенчеләр туган якка кайтып, туган-үскән туфракта яшәүне кулай күрә. Ике атна өчен дә вариантлар бихисап. Ә яллар өч айга сузылса нишләргә? Тиз арада җавап табу кыен. Шуңа да балаларның җәйге каникулларда кайда буласын алдан ук күзаллау яхшы. Балалар бакчасымы ул, әби-бабай йортымы, иң мөһиме сабыйга биредә кызыклы һәм рәхәт булырга тиеш. Ә сезнең балагыз кайда ял итә? Шушы сорауны Интертат казанлыларга бирде. Катя, 23 яшь: әлегә сабыема яшь ярым гына. Шуңа да, аны каядыр еракка алып бару турында уйлаганым юк. Җәй буе бакчада һәм авылда торырбыз, диеп өметләнәм. Кызу вакытта күп кенә нәниләрнең аппетиты кими диләр бит, ә саф һавада уйнау, табигать кочагында ял итү һәрчак ашау теләген арттыра. Җәен балагыз кайда ял итә?
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...