Габдулла Тукай

Акча кайдан килә?

Иптәш кызымның хәлләрен белим дип, беркөн аңа кагылып чыгарга уйладым. Алдан ук килешкәнчә, аның фатирына килдем. Мине каршы алды да, тизрәк бүлмәсенә йөгерде бу. Аквариум сатып алып, балыклар үрчетә икән. Бүген суын алыштырып ятуы.

«Менә бит, фатирда эт-мәче асраганчы балыклар җибәргәнсең. Алар чиста да, тынычландыра дип әйтәләр», - дим мин моңа. «Аның тынычлыгын кырын ятып телевизор караудан да табам мин, балык фен-шуй буенча бәхет китерә. Шуңа баер өчен, аларны карап торырга мәҗбүрмен», - ди иптәшем. Никадәр тырышса да, бер кара һәм сигез алтын балыгы һаман үлә икән. Ә кесәң калын булсын өчен, аларга акчаны кызганмыйча, балыклар санын 9дан киметмәскә кирәк ди. Акча кайдан килә?

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...