Габдулла Тукай

Банкоматлар комиссия турында хәбәр итә башлый

Карточкабыз башка банкка караса, терминалдан акча салдырганда комиссия алына. Хәзер Россиянең Үзәк банкы барлык кредит йортларын бу турыда хәбәр итәргә мәҗбүриләде. Димәк, транзакциягә кадәр үк клиент комиссия күләмен процентларда йә валюталарда күрә алачак. Үз банкоматыңнан файдалану элеккечә бушлай.

Россия банкы комиссия турында хәбәр ителмәүне “Банклар һәм банк эшчәнлеге турындагы” законның 29 маддәсен бозу дип саный. Моңа терминалдан файдаланганга коммиссия бүләкләве булмавы турында мәгълүмат җиткерү дә керә.

Кулланучыларга уңай яклары артса да, әлеге яңалыктан финанс учреждениеләр үзләре бер дә шат түгел. Хәзер акча салдырырга җыенган кеше комиссия суммасын күреп, үз ниятеннән баш тартырга да мөмкин. Бу клиентларга банкоматлар арасыннан сайлап алу мөмкинлеген, ә банклар арасында көндәшлекне артачак. “Ят” банкоматтан акча алу ким дигәндә 100 сумга (1-1,2%) төшә.

Банкоматлар комиссия турында хәбәр итә башлый

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...