Казан быел Кубоксыз калды. “Татарин Кубогы” өченче тапкыр да безгә булыр дип өметләнгәндә, “Ак Барс” принципиаль көндәшләренә оттырырга мәҗбүр булды.
“Татарин Кубогы” (..., гафу итегез, күнегелгән, “Гагарин Кубогы” димәкче идем) быел үз иясен алмаштырырга мәҗбүр булачак. Аның беренче ике иясе - “Ак Барс” “гаепле” моңа. Якташларыбыз Континенталь хоккей лигасының чирекфиналында Уфаның “Салават Юлаев” командасына бишенче матчта да оттырды. Уфада дүртенче уенда җиңү яулагач, күңелләрдә өмет чаткысы кабынган иде. Өметләр акланмады. Ләкин һич кенә дә казанлларны гаепләргә ашыкмыйк, җәмәгать. Уфа командасы объектив фикер йөрткәндә безнекеләрдән көчлерәш бүген. Бюджет, акча ягыннан димим. Состав ягыннан көчлерәк. Узган ел да көчлерәк иде, әмма ул чакта “Ак Барс” менә дигән ихтыяр көче күрсәтеп, көндәшләрен барыбер җиңә алды. Уфалылар составында илнең иң көчле хоккейчылары уйный дисәк, ялгышмабыз шәт. Радулов, Прошкин, Твердовский, Свитов, Григоренко, Козлов фамилияләрен генә атау да җитәдер. Юкка гына аларны Россия җыелма командасының баш тренерлары Быков белән Захаркин җитәкләми ич. Ә Казан командасы нибары Морозов белән Зарипов чыгыш ясаган беренче звено һәм Никуилн, Емелин кебек сакчылар белән мактана ала. Тулысынча укырга