Габдулла Тукай

Ирек ирексезлектән яхшырак

Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Россия империясендә җиргә беркетү хокукын (крепостное право) бетерүгә 150 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конференция эшендә катнашты, моны башкарган император Александр II каберенә чәчәкләр куйды. 

Мариин сараенда үткән конференция кысаларында тарихи документлардан торган күргәзмә оештырылган иде. Аның төп экспонаты – патша указының төп нөсхәсе: Манифест «О Всемилостивейшем даровании крепостным людям прав состояния свободных сельских обывателей». Билгеле булганча, Александр II аңа кулын 1861 елның 3 мартында (19 февральдә) куя. Дмитрий Медведев бу документны аеруча җентекләп карады.
Тулысынча укырга: "Ирек ирексезлектән яхшырак"

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...