Татарстан башкаласының «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дип исемләнгән республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. 14нче ел рәттән оештырылучы әлеге чара район, зональ һәм республика этапларында үткәрелде. Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең зональ этабы быел Аксубай, Актаныш, Кукмара, Югары Ослан районнарында һәм Чаллы шәһәрендә узган. Аларда 23-84 яшьтәге 236 хатын-кыз катнашкан.
Тулысынча укырга: "Илдар Халиков: «Хатын-кыз — кеше күңелен дәвалаучы изге зат»"