Татарстанның хокук саклаучылары авыр җинаятьләрне ачыклау өлкәсендә зур уңышларга ирешә башлады. Моның шулай булуын рәсми рәвештә теркәлгән күрсәткечләр дәлилли. Әйтик, 2006-2010 еллар эчендә һөҗүм итү очраклары 1080дән 452гә, талау 8630дан 3096га, урлау 50049дан 26901гә, алдашу аша урлау-талау (мошенничество) 7806дан 4182 очракка кимегән. ТР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьләрне ачыклау идарәсе башлыгы Владимир Иванов югары күрсәткечләргә ирешү сере белән уртаклашты.