Казанның “Рубин” футболчылары Россия чемпионатының икенче турында да җиңү яуладылар. Якташларыбызга чеченнарның “Терек” командасы каршы тора алмады.
Казанда чираттагы ил беренчелегенең беренче уены 20 мартка туры килде. Урамда яз кебек, кояш та елмая башлады, сулар да күренә, әмма кыш әле чигенергә теләми. Әйе, футбол кабат кайтты, ә бу инде урамда чыннан да яз башлануын белдерергә тиеш. Әмма быел түгел. “Рубин”ның беренче матчын карарга барганда, стадионга килгән тамашачыларның машиналарын куяр урын тапмавы һәм сүгенә-сүгенә кайтып китүләрен күрергә туры килде. Машина куярга урын юк, чөнки стадион әйләнәсендә әле кар. Әйе, команда, уенчылар, тренерлар яңа сезонга әзер анысы. Ләкин футбол, беренче чиратта, кем өчен уйнала соң? Тамашачылар өчен. Кызганыч, алар турында бездә һәрвакыт иң соңыннан гына уйлыйлар. Аннан соң аптырыйбыз: ни өчен халык футболга, баскетболга йөрми икән?
Тулысынча укырга