Татар эстрадасының танылган төркеме «Казан егетләре» башкала журналистлары белән очрашып, иҗат тормышындагы яңалыклары белән уртаклашты. Очрашуның сәбәбе — егетләр Бурятиядә узган «Белый месяц-2011» («Ак ай-2011») Халыкара эстрада җыры башкаручылары бәйгесендә Гран-при иясе булды. Төркемдә җырлаучы Артур Минһаҗев, Марат Галимов һәм Айдар Әгъләмовка татар халкының «Җомга» җыры җиңү китергән. Тулысынча укырга