Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале быел җиденче тапкыр уздырыла. Беренче тапкыр 2004 елның 7 маенда киң колач җәеп старт алган җыр фестивале шактый катлаулы язмыш кичерде. Тик шулайда чын татар моңын танытучы, Рәшит Ваһаповларның лаеклы дәвамчылары барлыгын исбатлый торган чара ярты юлда тукталмады. 8 апрельдә фестиваль Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең концерт залында узачак.
Бу чара быел Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышлана. Фестивальне ачу тантанасында затлы, профессиональ җырчылар катнашачак. Фестивальнең гран-при иясе, Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Филүс Каһиров, фестиваль лауреатлары Айгөл Сагынбаева, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Артур Исламов һ.б. Ә бәйрәм кунагы – П.Чайковский исемендәге конкурс лауреаты, Татарстанның халык артисты, Альбина Шаһиморатова булачак.
Тулысынча укырга