Габдулла Тукай

Дини тапшырулар карыйм дисәң, йә йоклама, йә эшкә барма

Илдус хәзрәт Фәизов шәхси блогында киләчәктә FM дулкынында ислам радиосы барлыкка киләчәге турында хәбәр иткән иде. Шуңа өстәп дини тв каналын ачу мәсьәләсе авыррак торуын, алай да аны булдырырга өмет барлыгы турында да язды. Әлбәттә, болар тормышка ашырасы бик күркәм хыял-ниятләр. Әлегә татарларга ислам турында сөйләү һәм Татарстанда ислам вәзгыятен яктырту бурычы бердән-бер каналыбыз “Татарстан - Яңа гасыр” өстендә.
Бүгенге көндә “Яңа гасыр”дан дини тормышыбызга кагылышлы берничә минутлык махсус сәхифәләрне иртәнге һәм балалар өчен әзерләнгән тапшыруларда да күрергә мөмкин. Болары диңгез тамчыларын хәтерләтсә, “Нәсыйхәт”, “Җомга вәгазе” һәм рус телле аудитория өчен “Актуальный ислам” тапшыруларын тау-ташлар арасыннан бәреп чыккан саф сулы чишмәләр белән чагыштыру дөресрәк булыр. Бердән-бер каналыбызда дини вәзгыятьне яктырту, исламны пропагандалау, аңлату, нигездә, әлеге өч тапшыруга кайтып кала. Күпләребез дини вәгазьләр, фикерләр ишетергә, динчеләребезне, ислам белгечләрен тыңларга теләп шуларны көтеп ала.
Тулысынча укырга

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...