Татар халкы элек-электән тамаша яратуы белән аерылып торган. Шуңа күрәдер дә безнең республика театрларга бик бай. Театр әһелләренә бирелә торган “Тантана” премиясенең нәкъ менә Татарстанда гамәлгә кертелүе дә очраклы хәл түгелдер.
“Тантана” премиясе республиканың театр сәнгатен үстерәчәк, актерларга ярдәм итү һәм аларның эшчәнлеген камилләштерү дә булачак. Без бу премияне һәр елны бирергә карар кылдык. Әле беренче ел гына оештырылуга карамастан, конкурста катнашырга республика театрларыннан бик күп гаризалар килде. Аларга карап без башлаган эшебезнең никадәр мөһим һәм актуаль икәнлегенә тагын бер кат инандык”- ди Премьер-министр урынбары,ТРның мәдәният министры Зилә Вәлиева.
Тулысынча укырга