Сигезенче март якынлаша, җәмәгать. Хатын-кыз халкы бүләк ярата, ләкин бүләкнең төрлесе була бит. Нәфис затларның күңеленә нинди бүләк хуш килә икән дип баш ватканда, бер акыллы уй килде тәки. Эзләү системасын ачтым да: “Хатын-кызларга 8 мартка ни бүләк итәргә”, - дип яздым. Матур гына өстә язу чыкты: “10 миллион җавап табылды”. Ун миллион сайтны карап бетердем, дип әйтмим дә, әйтсәм, барыбер ышанмыйсыз да. Тик, бер егермесен карап, укып чыктым.
Тулысынча укырга: "Сигезенче март бүләге нинди булырга тиеш?"