Габдулла Тукай

Казанда Гөлсем Камскаяның 110 еллыгын билгеләп узалар

23 мартта 16 сәгатьтә С.Сәйдәшев музееның музыкаль салонында Халыкара театр көненә һәм татарның танылган артисты Гөлсем Камскаяның 110 еллыгына багышланган кичә булачак. 

РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Гөлсем Камскаяның иҗат юлы 1919 елда башлана. Ул Казан, Әстерхан, Мәскәүнең татар труппаларында эшләгән. 1933 елдан Г.Камал исемендәге татар академия театрында иҗат итә башлый. Нәкъ менә әлеге сәхнәдә аның киң кырлы таланты чәчәк ата да инде.
Ярты гасырга сузылган иҗат юлында аңа төрле характердагы образлар тудырырга насыйп була. Тамашачы аны һәрвакыт җылы алкышларга күмә торган була. Ул үзенең якты образлары белән тамашачы күңелен һәрвакыт яулап яшәгән.
Тулысынча укырга: Казанда Гөлсем Камскаяның 110 еллыгын билгеләп узалар

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...