2011 елның 15 июлендә Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәтендә Голәмәләр шурасының яңартылган составының беренче утырышы булып узды. Утырыш барышында күп кенә оештыру мәсьәләләренә тукталып үтелде.
Шураның яңа әгъзалары белән танышканнан соң, норматив база анализлап үтелде. Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм Батров билгеләп үткәнчә, ТҖ МДНнең Уставына эшчәнлеге өр-яңадан булдырылган тулы бер бүлек кертелгән. Мөселман галимнәре ТРның мәчет һәм мәдрәсәләрендә тыелган әдәбият исемлеген барлап чыктылар