Бүген элеккеге кебек сәгатьләр буе азык-төлек алырга дип кибеттә чират тормый. Ул заманнарны күбесе әллә кайчан узган вакыйгалар буларак кына хәтерлидер, чөнки хәзер йорт тирәсендә генә дә бер-ике кибет урнашкан, супермаркетларны да санап бетергесез. Ә андагы матур-матур кәгазьләргә төрелгән, төсле банкаларга салынган товарларның һәркайсы «мине ал да, мине ал» дип кызыктырып тора кебек. Кибеттән чыгып, кирәккә-кирәкмәскә туздырылган акча турында уйлап, үкенеп утырмас өчен, товар сатып алу кагыйдәләрен белергә кирәк. Азыкны суыткычта озак тотмагыз!