Бәрәңгене еш кына икенче икмәк дип атыйлар. Кайберәүләр аны ипидән дә олырак күрә. Әмма һәр язны бу яшелчәне ашау түгел, ә утырту мәсьәләсе беренче урынга чыга. Җәй айларында исә әлеге һәркем яраткан ризыкны дөрес үстерү, карау кирәк. Шуңа да, бүген Intertat битләрендә бәрәңгене үстерү, күмү һәм җыю кагыйдәләре турында язарга булдык. Бәрәңге үстерәм дисәң