Россиянең иң бай кешеләре исемлегенең өченче урынын алып торган (Forbes журналы версиясе буенча), миллионер Михаил Прохоров сәясәткә кереп китте. 25 июнь көнне ул «Правое дело» фиркасе лидеры итеп билгеләнде. Мәгълүм ки, әлеге партия 2008 елның 16 ноябрендә "Союза правых сил", "Гражданской силы" һәм Россия Демократия партиясе кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Ул чакта фирка белән берничә кеше идарә итте. Быел либераль юнәлештәге партиягә лидер кандидатларын карый башладылар. Май аенда танылган эшмәкәр Михаил Прохоров бу эштә кызыксынуын күрсәтте. Михаил Прохоров: Россия сәясәтендә яңа исем