Свердловск өлкәсенең Екатеринбург шәһәрендә «Гүзәл килен» конкурсы үткәреләчәк. Бу бәйге 18 майдан алып 4 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәр булган яшь кәләшләр катнаша ала.
Алар милләтебезнең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, кияүгә чыккан татар кызының, аның яшәешенең, көнкүрешенең төп үзенчәлекләрен һәм, әлбәттә инде, туган телләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен сынап караячак.
Яшь киленнәр көч сынаша
