Габдулла Тукай

Саха-Якутия йолдызы Степанида Борисова Казан сәхнәсендә


Казанда 30 майдан 3 июнгә кадәр узачак Төрки халыкларның X халыкара “Нәүрүз” театр фестивалемәртәбәле кунагы буларак искиткеч актриса һәм җырчыСтепанида Борисова. Аны дөнья музыкасының йолдызы дип атыйлар.
Степанида Борисова – Россиянең халык артисткасы, үзенә генә хас җырлау рәвеше булган этник җырчы. Ул үз халкының мәдәниятен сәнгатен дөньяга таныта. Ватаны Якутиядә дә, бик күп илләрдә дә аны яхшы беләләр, таныйлар, сәнгатен яраталар.
Борынгыдан килүче башкару традицияләрен Степанида Борисова тамашачыга үзенең сәләте, осталыгын кушып шулкадәр көч блән җиткерә ки, әзерлексез кеше дә аның сихри әйдәвенә ияреп китә. Якутиядә җырчы турында «удаган курдук»җырлый дип әйтәләр, ягъни шаман хатын-кыз кебек. Тавышының тибрәлеше үзенчәлекле гипнотик тәэсиргэ ия. 

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...