“Әкият” театрының зур куанычлары
27 майда Татар дәүләт “Әкият” курчак театры “Аленький цветочек” спектакле белән 77 нче сезонын яба. Быелгы иҗат мизгелен ябу да, һәр елдагыча, күңелле булачак. Спектакль башланыр алдыннан, артистлар театр бинасы алдындагы мәйданда, ачык һавада бик матур концерт күрсәтәчәк, дип хәбәр итәләр Intertat.ru газетына. Бу сезон курчак театры өчен шактый уңышлы булды. Балаларга Сергей Аксаковның 220 яшь тулу уңаеннан ике яңа премьера Алесандр Веселовның “Солнышко и снежные человечки” һәм “Аленький цветочек” әсәрләре тәкъдим ителде. “Әкият” театрының зур куанычлары