Габдулла Тукай

Габдулла Рәхимкулов янә Шәйморзага кайтты...

Халкыбызның күпсанлы талантлар, язучы-галимнәр, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният әһелләре үстереп биргән Чүпрәле ягы бүген күкрәк киереп горурланырга хаклы, чөнки Туган җир үзенең моңсар улын зурлый, аңа хәләл хезмәтенең рухи әҗерен кайтара, газиз баласына баш иеп рәхмәт әйтә,аның истәлеген мәңгеләштерә. Үзе исән булса быел сиксән бишен тутырган булыр иде - “Сәхнә шахтеры” – Габдулла Рәхимкулов. Исемен җырга салыптатар галәменә таныткан Шәйморза авылы кешеләре дә үзләренең Габдулласын, шушы авыл урамнарда яңгырдан соң күлдәвекләр буйлап чапкан, шунда гомер сөргән, шушы җирнең челтер чишмә суларын эчкән, биредә хыял канатларын үстергән Апушын көтеп алгандыр.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2387:2011-05-29-17-02-29&catid=117:2010-11-30-19-28-41&Itemid=499
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...