Студентларның Бөтендөнья җәйге уеннары 6-17 июльдә үтәчәк. 2013 елдагы Универсиаданы оештыру комитеты әнә шундый карар чыгарды. Анда Казанга эш сәфәре белән килгән Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты. Утырыш IT-паркта узды. Казан Универсиадасы июль аенда үтәчәк