Габдулла Тукай

РИУ белән таныштыралар

14 майда Россия ислам унивеситетында ачык ишекләр көне уздырыла. Бу көнне югары уку йорты проректорлары, мөгаллимнәре белән очрашулар көтелә. Алар университетка укырга керү, белем алу тәртипләре белән таныштырачак.
1998 елда ачылган РИУ бүгенге көндә Россиядә яхшы билгеле ислам уку йорты. Аны гамәлгә куючылар - ТР Диния нәзарәте һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институты.
Россия ислам университетында Әбү Хәнифә мәзхәбе дини - хокукый мәктәбе системасы өстенлек ала. Биредә ислам фәне белгечләрен, дин әһелләрен әзерлиләр, дини һәм дөньяви белем бирәләр.
Университетта ачык ишекләр көне сәгать 10.00 дә башлана. 
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...