Габдулла Тукай

Татар авылы Башкүлдә Бердәмлек көне



30 нчы апрель көнне Казахстанның Көнчыгыш Казахстан өлкәсе Бишкарагай районы Башкүл авыл округындаКазахстан халыклары бердәмлеге көне уңаеннан зур бәйрәм уздырылды. Семипалатинскидан 120 чакрым ераклыкта урнашкан бу авылга төрле күрше районнар, шәһәрләрдән кунаклар чакырылды. Шулай ук кемнең киләсе килә, барчасын да якты йөз белән каршы алдылар.
Башкүл авылы халкы бик тә кунакчыл халык. Зур бәйрәмнәр оештыру да аларга бер дә ят түгел. 2007 нче елда бу авыл үзенең оешуына 170 ел тулуга багышланган зур бәйрәм уздырган иде инде. Ул халыкара Сабантуй итеп бәйрәм ителде. Анда катнашкан кешеләрнең бик күпләре яхшы хәтерлидер әле бу бәйрәмне.
Әйтергә кирәк, Казахстанның бәйсезлек алуына 20 ел тулу һәм Казахстан халыклары бердәмлеге көне уңаеннан уздырылган бу кичәнең масштабы кечкенәрәк булса да, үзешчән концерт программасы, «алтыбакан» һәм «канат тарту» кебек милли уеннар, милли ризыклар беркемне дә битараф калдырмагандыр.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2122:2011-05-05-15-43-01&catid=136:2010-12-02-10-50-50&Itemid=538
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...