Ислам республикасы Иранда хәтта интернетны да хәләл итмәкчеләр. Иран президенты канцеляриясенең Икътисадый идарә башлыгы Али Агамөхәммәди сүзләренә караганда, әлеге илдә интернетның ислам гадәтләренә туры килгән вариантын булдыру өстендә эшлиләр, дип яза MIGnews. Интернетка параллель челтәр илдә көнбатыш тәэсирен киметер һәм традицион интернетны кысып чыгара алыр, дип өметләнәләр Иран җитәкчеләре.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2015:2011-04-27-08-10-19&catid=143:hi-tech&Itemid=565