23 апрельдә Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Урта Кабан күлен (Казан) чистарту проектын тәкъдим иттеләр. Аны PACE (PACE advanced water engineering) компаниясе КФУ галимнәре белән берлектә эшләгән. Әлеге проектның әһәмияте гаять зур. Чөнки Универсиада вакытында биредә ишкәк спорты уеннары узачак. Шуңа аның пычрак, болганчык булмавы шарт.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=1984:2011-04-24-10-23-42&catid=131:2010-12-02-10-48-57&Itemid=533