7 апрель — Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан билгеләнде һәм 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Сәламәтлек көне ел саен төрле темаларга багышлана һәм шул юнәлештә кызыклы, файдалы чаралар башкарыла. Әйтик, 2010 елда Бөтендөнья сәламәтлек көне урбанизация һәм сәламәтлек темасына багышланды. Ул вакытта барлык шәһәрләрдә халыкның сәламәтлеген яхшырту максатыннан төрле чаралар үткәрелде.