Габдулла Тукай

Шигырь бәйрәмендә бәхет күренде...


Шагыйрьләр бәхетле буламы? Була икән. Тынгысыз җанлы һәм гомере буе янып-көеп шигырьләр иҗат иткән  Лена Шагыйрьҗанның: “Мин бик бәхетле кеше”, - дигән сүзләре Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган Шигырь бәйрәменә үзе бер бүләк булып яңгырады. 
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы шагыйрь һәйкәле янында узган Шигырь бәйрәмендә сүз бирелгәч ул үзен, иң беренче чиратта, Тукайның 125 еллыгын күрә алуыннан бәхетле итеп хис итүен әйтте. Һәм моңар инде, билгеле, быел мәртәбәле дәүләт премиясенә лаек булу шатлыгы да өстәлгән. Бераз дулкынланып киткән шагыйрә: “Бүләккә тәкъдим итүләрен  сизми дә калдым. Зилә ханым җитәкләгән хатын-кызлар оешмасы тәкъдим иткән. Мине зурлаган җитәкчеләргә, иҗатымны тикшереп язган галимнәргә, хуплаучыларыма, дусларыма рәхмәт”, - диде  һәм “Казанда Тукай бәйрәме” дигән шигырен укыды. Әлеге чыгыштан соң моңа кадәр дә күңелне иркәләп торган язгы кояш, тагы да елмаебрак карый башлады кебек.
http://www.intertat.ru/index.php?option=com_content&view=article&id=2010:2011-04-26-19-52-27&catid=114:2010-11-30-19-25-10&Itemid=496
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...