Бу көннәрдә Казахстанның Шымкент шәһәрендә эшләп килүче «Ак барс» иҗтимагый оешмасының чираттагы чарасы узды. Анда казах, үзбәк, рус, чечен, гарәп кебек төрле милләт вәкилләре катнашты. Биредә оешма барлыкка килгән көннән алып (2009 елның 5 декабре), бүгенге көнгә кадәр оештырылган шәһәр, республика һәм халыкара күләмендәге 37 чара турында сөйләделәр. «Ак барс» киләчәккә планнары белән дә уртаклашты. read more: «Ак барс» милләт сагында