Габдулла Тукай

Җиһан авазы

Көндәлек тормышта хәвеф-хәтәрләр саны арта бара. Кавказда һәм ил башкаласындагы шартлаулар бар күңелләрне тетрәтте. Илдә әдәп-әхлак мәсьәләләре түбәнгә тәгәри. Кайбер матбугат чараларында мөселманнарга карата ышанычсызлык, курку нәфрәтен «чәчәләр». Традицион мөселман китаплары хаксызга тыела. Илебез киләчәге өчен Раббыбыз алдында без үзебез җаваплы. Безнең бер позициядә булуыбыз җәмгыятебезгә тынычлык китерәчәк.


Күп милләтле Россияне нинди язмыш көтә? Аның үсешендә яңа, кешелекле сулыш таләп ителәме? Үзара дуслыкта мөселман җәмәгатьчелегенең роле нинди? Мөселман яшьләренең белем дәрәҗәсен ничек үстерергә? Җәмгыятьтәге кире күренешләрнең киеренкелеген ничек бетерергә? Әлеге һәм башка бик күп мәсьәләләр март аенда Мәскәүдә «Ритц Карлтон» кунакханәсендә узган «Россия — уртак йортыбыз» дип исемләнгән Бөтенроссия мөселманнары киңәшмәсендә күтәрелде.
Җиһан авазы

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...