Габдулла Тукай

Иртәгә Татарстанның яңа мөфтие билгеле булачак


13 апрельдә респубика мөселманнары бишенче тапкыр корылтай уздыра. Бу юлы чираттан тыш үткәрелә торган җыен мөфти сайлау максатыннан җыела һәм ул Камал театрында узачак. Шулай ук анда яңа мөфтинең беренче урынбасары, Татарстанның баш казые кем булачагы ачыкланачак. Татарстан мөселманнарына кагылышлы мәсьәләләргә дә игътибар булыр дип көтелә.
Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка күп сандагы рәсми затлар, 500 дән артык дин эшлеклесе һәм 150 ләп кунак, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашуы көтелә.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...