Кырлайда Тукай авылы төзеләчәк
- 11.04.11 00:58
- ЛИЛИЯ ГАДЕЛШИНА
- КАРАУЛАР САНЫ: 31
Татарстанның Арча районындагы Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музее - шагыйрьнең иң матур музейларыннан берсе. Тиздән музей янында туристлар өчен иске татар авылы барлыкка киләчәк. Музей директоры Тәлгать Гомәров хәбәр иткәнчә, Кырлай авылындагы күл тирәсендә бүрәнәдән унөч йорт калкып чыгачак, аларның өчесен инде быел, кар эреп, җир ачылгач, күтәрәчәкләр.
"Тукай заманындагы татар авылы музейның бер өлеше булачак, - дип аңлата Тәлгать Гомәров. - Ул йортларның ишегалдында мунча, кош-корт һәм мал-туар алачыклары корылачак, яшелчә бакчалары үсәчәк, җил һәм су тегермәннәре, чәйханә эшләп торачак. Кырлайга килгән туристлар бу йортларда вакытлыча тукталып, үзләрен элекке заманнардагы татар авылында яшәгән кебек хис итә алачак. Шунда ук аларны яңа сауган сөт, яңа пешкән икмәк белән сыйлаячаклар". Гектар ярым җирдә Тукай чорындагы татар авылы проекты макетын Казаннан архитектор Р.Билялов иҗат төркеме ясаган, төзү эшләрен исә җаваплылыгы чикләнгән "Мой город" оешмасы башкарачак. Тулысынча укырга...