Электромобильләрне сатып алу яки лизингка алу өчен Европа комиссиясе 2012 елның 31 декабренә кадәр Европа берлегенең (ЕБ) бюджетыннан Даниягә 2 миллион евро бүлеп бирмәкче. Даниянең энергетика агентлыгы мондый машиналар алу бәхетенә ирешәчәк компанияләр һәм дәүләт оешмаларының исемлеген төзи.