28 мартта К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Җ. Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе була. Әлеге сәхнә әсәрен тамашачыга Казан консерваториясенең опера студиясе тәкъдим итә.
Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең опера студиясе 1993 елда барлыкка килә. Студия Н.Даутов, И.Шерман тәрбияләгән җырчыларның традицияләрен дәвам итә. Хәзерге вакытта опера студиясен консерваториянең музыкаль театр кафедрасы мөдире Әльфия Җаппарова җитәкли. Опера студиясенә кысаларында консерватория студентлары бик татар классикларының әсәрләрен сәхнәләштерергә өлгерде. 2010 елда композитор Җ.Фәйзинең 100 еллыгы уңаеннан “Башмагым” әсәре киң тамашачыга тәкъдим ителгән иде. Тулысынча укырга