Габдулла Тукай

Рабигүл ахир аеның 24 нче көне

Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ирина Хәкимовага 60 яшь (1951) 


Тал чыбыгыдай нечкә, озын аяклы, нәфис кыз тын гына биючеләр рәтенә килеп басты да араларында югалгандай булды.

1970 елда сәхнәгә яңадан куелган “Шүрәле” балетында яңа Сөембикәне күреп тамашачы шаккатты. Каян килеп чыкты әле бу аккош мамыгыдай җиңел, җилдәй җитез, мөлаем, назлы кыз образын бөек дәрәҗәдә гәүдәләндергән биюче! Бу нәкъ шул тын гына балет рәтенә күптән түгел килеп баскан тал чыбыгыдай гәүдәле Ирина Хәкимова иде. Пермь хореография училищесын тәмамлаган Иринаны Казанга театрның баш балейтместеры Наилә Юлтыева алып кайтты.

Сөембикә ролендә чыгу Ирина Хәкимованың йолдызлы сәгате иде.

Берсеннән-берсе нәфирәк кызлар образы, репертуарда арта барып, (Одетта – Одиллия, Жизель, Джульетта, аврора, Китри, Кармен, Никия, Золушка, айга менгән Зөһрә, Сәрви, Раушан һәм башкалар) Ирина Хәкимованы прима-балерина дәрәҗәсенә күтәрделәр.

Рабигүл ахир аеның 24 нче көне

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...