Габдулла Тукай

“Тере журналда” Илдус Фәиз блогы барлыкка килде

“Тере журналда” Илдус Фәиз блогы барлыкка килде

Ислам радиосы булырмы? Ник кайбер мөселманнар туганнарыннан читләшә? Кем мөфти булырга әзер? Әлеге һәм башка дини вәзгыятькә кагылышлы сорауларны хәзер Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизовка livejournal – “тере журнал” форматында юлларга мөмкин. Биредә ул үзенең шәхси блогын (http://ildus-faiz.livejournal.com/) булдырган. 

“Тере журнал” битендә Илдус хәзрәт Фәизовның биографиясе, фикерләре, максатлары белән танышырга була. Әле икенче көн генә дөнья күрүенә карамастан, блогка Диния нәзарәтенә килеп ирешкән унлап сорауга җавап урнаштырылган инде. Сораулар күбрәк теләк - киңәшләрдән гыйбарәт. Илдус хәзрәт аларны җиткерүчеләргә рәхмәтен белдерә.

Кайбер сорауларда исә бик четерекле тормыш хәлләре чагылыш тапкан. Гөлзия исемле берәү дин юлына баскан туганы өчен борчыла. “Илдус хәзрәт, сезгә бер соравым бар иде: туганыбыз исламда, ләкин холкы начар якка үзгәрде , исламда булмаган туганнар белән арасын өзде, аларга карата нәфрәт тота. Ничек итеп аны үзгәртеп була, киңәш бирегез әле, вакытыгыз булса” - дип сорый ул. “Ул бераз ялгышып киткән. Ислам диненнән мәгълүмате аз булганга яки надан кешеләрдән гыйлем алганга күрәдер. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в.туганлык җепләрен бик нык саклаган, өзмәгән. Хәтта иң күп зарар китергән туганы Әбу Ләхабны да абыем, туганым дип үгетләгән. Минемчә, гыйлеме арткан саен туганыгыз яхшы якка үзгәрер, инша Аллах”, - дип җавап бирә аңар хәзрәт.

Ренат исемле сорау бирүче мөселманнар өчен махсус телевидения турында яза. Бу уңайдан хәзрәт якын киләчәктә FM дулкынында ислам радиосы барлыкка киләчәге турында хәбәр итә. Рөхсәт алынган инде. Телевидения белән мәсьәлә авыррак торуын, алай да аны булдырырга өмет барлыгы турында әйтә.

“Сез мөфти булырга әзерме?” дигән сорауга Илдус хәзрәт: “Бу вазифаның җаваплылыгын көннән-көн ныграк тоям. Үзенең амбицияләре белән бу урынга ашкынган кеше, мөгаен, Аллаһ һәм мөселманнар алдандагы җаваплылык турында тулысынча уйланмыйдыр да. Һәм кая барганнарын аңламыйлар. Барысы да Аллаһ иркендә”, - дип җавап биргән.

Татарстандагы дини вәзгыять һәм дини проблемалар хакында менә шушылай ачыктан-ачык сөйләшүләр алып бару, фикерләшү файдага гына булсын дип телик.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...