Габдулла Тукай

Дин әһелләре һәм зыялылар арасы якыная

Дин әһелләре һәм зыялылар арасы якыная

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм мөфти вазыйфаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев белән очрашты.

Очрашу вакытында сүз татар халкының дини-рухи мирасын торгызу һәм дин әһелләре белән зыялылар арасында тыгыз элемтә булдыру турында барды. Уртак эшчэнлек алып бару ниятеннән төп эшләр барланды. Язучы, депутат Разил Вәлиев югары уку йортлары профессорлары белән сөйләшергә кирәклеге турында әйтте. Галим укытучылары ярдәмендә студентлар иске татар китапларын, татар галимнәре мирасларын ныграк өйрәнеп, фәнни эшләр башкарсын дигән теләген җиткерде. 

Әлеге очрашуда дин әһелләре һәм зыялылар катнашында бергәләп чаралар уздыру, татар халкы мирасына кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча фикер алышу да килешенде, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...