Габдулла Тукай

Татарстанда торак төзелеше күләме ике тапкырга артачак

Татарстан Хөкүмәте йортындагы төзелеш киңәшмәсе бүген 3 февраль көнне Владимир Путин үткәргән утырышны телгә алудан башланып китте. Билгеле ки, Киров өлкәсендәге әлеге чара 2015 елга кадәр каралган “Торак” федераль программасына багышланган иде. Яңа проект Россия төбәкләре алдына гаять зур бурыч куя – санаулы еллар эчендә төзелеш темпларын берничә тапкырга күбәйтергә.


Ил күләмендә бер кешенә туры килә торган торак мәйданын 1,5 тапкыр арттырып, 90 миллион квадрат метрга җиткерергә. 2010 ел күрсәткечләре буенча, йортлар салу темпына бары тик Мәскәү өлкәсе (7,7 миллион кв. метр), Краснодар крае (3,55 млн.), Санкт-Петербург (2,7 млн.), Татарстан һәм Башкортостан (2 млн. кв. метр) җитешеп бара.
Тулысынча укырга: Татарстанда торак төзелеше күләме ике тапкырга артачак

Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...