Габдулла Тукай

Россиянең автомашина базарының алты проценты "Тойота"да булачак

Шушы көннәрдә “Тойота Мотор” узган 2010 елга йомгак ясады. Нәтиҗәләр буенча Toyotaның Россиядәге рәсми дилерлары һәм вәкиллекләре аша 79315 автомобиль сатылган, бу 2009 ел белән чагыштырганда 15%ка артык дигән сүз. RAV4 һәм Toyota Land Cruiser Prado модельләре аеруча күп сатылган. Toyota RAV4 автомобильләрен мәсәлән, 16479 кеше алган, бу 2009 елгы күрсәткечләргә караганда 80%ка артыграк. Toyota Land Cruiser Prado – абсолют рекордсмен. Япония концернының уртача зурлыктагы, төрле һава шартларында һәм төрле юлларда йөри алучы әлеге автомобильне сатып алу 129%ка арткан. Узган ел 12652 машина сатылган булса, 2009 елда ул нибары 5517 генә булган.

2010 елда Toyota Россия сатып алучыларына яңалыкларын да тәкъдим итте. Алар – теләсә нинди юлда йөри алучы зур күләмле Toyota Highlander, Toyota Hilux пикабы, дизель двигательле Toyota Land Cruiser Pradoның, һәм Toyota Corolla, Toyta RAV4 һәм Toyota Aurisның яңартылган төрләре.

“2010 ел Россия икътисадының, аерым алганда автомобиль базарының аякка басу елы булды. “Тойота Мотор” “Toyota” автомобильләрен 2009 ел белән чагштырганда 15% ка күбрәк сатты. 2011 елда Россиядә безнең машиналар 2,3 миллион тирәсе сатылыр дип фаразлыйбыз. Быел Россия икъсады нык темплар белән үсеш алганлыктан, автобазар да җайланыр. Моңа үтилләштерү буенча дәүләт программасы да кабул ителүе, автобазарда кредит системасының камилләшүе дә автомобильләрне тагын да күбрәк сатуга уңай йогынты ясаячак. Быел 115 мең Toyota автомобиле үз хуҗаларын табырлар дип уйлыйбыз. Безнең бәяләүләр буенча быелгы елның ахырында Toyota продукциясе Россия автомобиль базарының 6% ка якынын тәшкил итәчәк”, дип белдерде “Тойота Мотор” концерны президенты Такеши Исогая.
Related Posts Plugin for WordPress, Blogger...